Очрашу җыры. Голшат Зэйнашева сузлэре, Илһам Шакиров көе./Гармунда уйнау. Мингазов Азгам.#татарскаямузыка#татарчакойлэр#гармундауйнау
Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, кошлар кебек очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минем күңлемдә.
Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына.
Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем,
Сезгә мин иң матур җыр эзләдем.
Матур җыр таптым туган илемнән,
Моңлы көй оттым тургай теленнән.
Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына.
Смотрите видео Очрашу җыры. Голшат Зэйнашева сузлэре, Илһам Шакиров көе. онлайн без регистрации, длительностью часов минут секунд в хорошем качестве. Это видео добавил пользователь Mingazov Azgam 07 Ноябрь 2021, не забудьте поделиться им ссылкой с друзьями и знакомыми, на нашем сайте его посмотрели 237 раз и оно понравилось 10 людям.