#Һаманистә#музыка#music#татарчагармундауйнау#татарчакойлэр
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Һаман истә. Ләбиб Айтуганов сүзләре, Илһам Шакиров көе.
Йомшак кына җемелдиләр
Йолдызлар җәйге кичтә…
Туган якның зәңгәр күге
Истә, һаман да истә.
Маңгай чәчен тибрәлдереп,
Таңнарда җилләр исә.
Туган якның тын җилләре
Истә, һаман да истә.
Яшел шәл ябына каен,
Сандугачлы яз җитсә…
Шәлен болгап, озатып калган
Сердәш каеным истә.
Яктыра күңел кырларым,
Ал кояш нурын сипсә…
Күңелемнән чыкмый һич тә —
Истә туган як, истә.
Watch video Һаман истә. Ләбиб Айтуганов сүзләре, Илһам Шакиров көе. Жырнын сузлэре видео астында. online without registration, duration hours minute second in high quality. This video was added by user Mingazov Azgam 06 May 2022, don't forget to share it with your friends and acquaintances, it has been viewed on our site 2,308 once and liked it 58 people.